- һава
- и. 1. Җир атмосферасында нигездә азот һәм кислородтан торган үтә күренмәле газлар катнашмасы. 2. ҺАВА ОКЕАНЫ – Җир өстен чолгап алган иркен бушлык һавада кар очкалый. Күк, күк йөзе. Шундый бушлыкта булган, бара торган һава һөҗүме. Һавада очуга, авиациягә бәйләнешле һава десанты. күч. Сугыш вакытында: дошман самолетлары якынлашуны кисәтү өчен әйтелә ... һава! – дип кычкырды 3. Атмосфераның, көннең торышы (явым-төшем, болытлылык, эссе яки салкын булу һ. б.) кырысланды һава, көн-төн яңгыр ява 4. күч. Әйләнә-тирәдәге хәл, шартлар, әйләнә-тирәлек сәяси һаваларның хәзерге халәте 5. күч. Юнәлеш, агым; эчтәлек, үзенчәлек үзгәртеп кору чоры тормышка саф һава кертте. ҺАВА КОРАБЫ – Дирижабль яки зур самолет. ҺАВА СИГНАЛЫ (ТРЕВОГАСЫ) – Һавадан һөҗүм итү куркынычы тур. белдерү сигналы. ҺАВА ШАРЫ – Шарсыман аэростат. ҺАВА УПКЫНЫ – Һавада температура, басым үзлеге белән аерылып торган урын (аны узганда очкыч аппарат кинәт биеклеген югалта, түбәнгә уба)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.